Җайга салу йогынтысына бәяләү уздырыла

2017 елның 21 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайга салу йогынтысын бәяләү департаментыннан "Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм ваклап сату базарлары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча закон актларының (закон актлары нигезләмәләренең) көчен югалтуын тану турында" федераль закон проекты (алга таба – проект) буенча гавами консультацияләр уздыру турында мөрәҗәгать килде.

Бизнес-берләшмәләрнең вәкилләрен күрсәтелгән проект белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында танышырга чакырабыз.

Анда эшкуарлык һәм бүтән эшчәнлек субъектлары өчен артык административ һәм бүтән чикләмәләрне һәм вазыйфаларны кертә торган яисә аларны кертүгә булыша торган нигезләмәләр, шулай ук эшкуарлык һәм бүтән эшчәнлек субъектларының һәм Россия Федерациясе бюджет системасындагы барлык дәрәҗә бюджетларның нигезсез чыгымнары барлыкка килүгә сәбәпче булырлык нигезләмәләр булган очракта, кисәтүләрне һәм тәкъдимнәрне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайга салу йогынтысын бәяләү секторына түбәндәге электрон адреска җибәрү сорала: Nail.Madiev@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International