2018 елның 16 гыйнварында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Россиянең инновацияле регионнары ассоциациясе (РИРА) әгъзаларының Гомуми җыелышы булды.
Мәскәүдә Гайдар форумы - 2018 мәйданчыгында узган чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Козак, Россия Федерациясе элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Россия Федерациясе Хисап палатасы Рәисе Татьяна Голикова, Ассоциация җитәкчеләре һәм РИРА әгъзалары булып торучы 14 регион башлыклары катнашты. Чарада Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы исеменнән министр Артём Здунов катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар РИРА эшчәнлегенең кайбер оештыру мәсьәләләрен карадылар, 2017 елгы эш йомгаклары турында фикер алыштылар, эшчәнлекнең төп юнәлешләре итеп оештыру эше, экспертиза-хокук һәм аналитика, халыкара эшчәнлек, яшьләр белән эшләү һәм төбәкләрне алга җибәрү буенча мәгълүмати активлык билгеләнде.