Заманча Интернет-сәүдә. Казанда эре уку-укыту форумы узачак

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

Маркетинг эше нәтиҗәлелеге һәм интернет-сәүдәдә уңыш серләрен Казанда Branch Marketing IV уку-укыту форумында ачачаклар. Белем бирү B2C һәм B2B секторы интернет-кибетләре хуҗаларын һәм топ-менеджерларын, Интернет-сәүдә өчен сервис компанияләре хезмәткәрләрен,  e-commerce өлкәсе белән кызыксынучыларны күз алдында тотып оештырылган. Branch Marketing - әңгәмәнең беренче секундыннан ук клиентның теләген ничек белү, Маркет турында нәрсә белергә кирәклек, аннан ничек файдалану һәм  бер шалтыратуны да ничек җавапсыз калдырмау турында сөйләнә торган иң эре форум ул.

Чара практиклардан чыгышлар, эшлекле уеннар һәм нетворкинг форматында узачак. Branch Marketing IV Уку-укыту форумы программасы темалар буенча өч блокка бүленәчәк:

1. "Кибеткә идарә итү һәм дөрес эшләү турында белергә теләгәннәрегез":

- Онлайн сервислар өчен бизнес процессларны автоматлаштыру,

- Интернет-сәүдә һәм 54-ФЗ,

- Ваклап сату һәм интернет-кибет өчен бердәм онлайн-касса,

- Ә сез клиентның теләген әңгәмәнең беренче секундыннан ук белә аласызмы?

2. «Маркетинг һәм логистиканың нәтиҗәле эше»:

 - Маркет турында нәрсә белергә кирәк һәм аннан ничек файдаланырга,

- Логистиканы тәртипкә салу,

- Ничек итеп бер генә шалтыратуны да җавапсыз калдырмаска,

- Уңыш тарихы.

3. «Реклама стратегиясе»:

- Сатып алучыларны җәлеп итү стратегиясе - реклама чыганаклары,

- Сатып алучыны кире кайтару стратегиясе - ремаркетинг,

- Лояльлекне саклап калу стратегиясе - email маркетинг,

- Реклама чыганакларының нәтиҗәле исәбен алып бару. Ничек итеп "акчаны җилгә очырмаска",

-Интернет-кибетләрнең Event маркетингы,

-  b2b өлкәсендә геймификация.

 Катнашучыларга уңышка ирешү тарихы һәм серләре турында интернетта сатып алулар башкарырга ярдәм итә торган алдынгы сервисларның, интернет-кибетләр өчен онлайн-кассаларның һәм мондый кассаларны арендалау сервисларының җитәкчеләре һәм белгечләре сөйләячәк.

Чара Казанда (Односторонка Гривки ур., 1) 27 апрельдә була. 

ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International