"Бердәм Россия" партиясе Төбәк сәяси советының Партия проектлары буенча комиссия утырышы булды

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Республика Дәүләт Советында "Бердәм Россия" партиясе Төбәк сәяси советының Партия проектлары буенча комиссия утырышы үтте, анда бердәм россиялеләр партиянең проект эшчәнлегенең яңа юнәлешләре турында фикер алыштылар. 

"Без проект эшчәнлегенә зур әһәмият бирәбез, – дип ассызыклады Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, ТРО ВПП "Бердәм Россия" Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, утырышны ачып, – партия эшенең федераль финанслана торган һәм региональ ярдәм күрсәтелә торган яхшы яңа формасы табылды, әмма, иң мөһиме, ул халык тарафыннан хуплана". 

Хәзерге вакытта Татарстанда 13 федераль һәм 6 төбәк партия проекты гамәлгә ашырыла.  Шул ук вакытта  республика тәҗрибәсе нигезендә “Шәһәр мохите” һәм “Кече шәһәр парклары” федераль проектлары эшләнде. Соңрак алар бер проектка – “Шәһәр мохите”нә берләштерелде, һәм берләштерелгән проектның Иҗтимагый советы җитәкчесе итеп Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләнде.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, республикада “Тарихи хәтер”, “Бакчачы йорты – гаилә терәге”, “Балалар спорты”, “Җирле мәдәният йорты”, “Үсеш локомотивлары” һәм башка проектлар яңа сулыш алды. “Барлык партия проектларын томышка ашыру буенча бурычлар бик җитди, һәм ни кызганыч, чыгымлы. Шунлыктан без партия активына, шул исәптән муниципалитетларга өмет баглыйбыз”, - диде республика парламенты башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин кайбер проектларның яңару ихтималын инкарь итмәде, һәрхәлдә, мондый эш федераль дәрәҗәдә алып барыла инде. Әмма ул бүгенге көндә алып барыла торган проект эшчәнлегенә каршы килмәячәк. Хәзерге вакытта гамәлгә ашырыла торган проектларны Россия Президенты В.В. Путинның Федераль Собраниегә Юлламасы нигезләмәләренә тәңгәлләштерү өчен партия эчендә дискуссияләр башланып китте. Нәтиҗәдә, төбәкләрдәге партия фикер алышу мәйданнарыннан кергән тәкъдимнәр бергә тупланырга тиеш, аннары алар буенча фикер алышулар булыр һәм “Бердәм Россия 2026” Федераль партия конференциясенә тәкъдим ителер дип планлаштырыла.

"Партия ребрендингы, партия программаларында һәм парламентның күпчелеген тәшкил иткән партия тормышында булырга мөмкин кайбер үзгәрешләр мәсьәләләре бүген актуальләштерелә, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, – алар шушы көннәрдә Татарстанда уза торган яшь гвардиялеләр форумында да телгә алынды. Әйе, кайбер идеологик акцентларны төгәлләштерергә, сайлаучылар белән эшне һәм бердәмроссиялеләрнең үзләре арасында партия эче эшен активлаштырырга, төрле дәрәҗәдәге парламентлар фракцияләре арасында үзара мөнәсәбәтләр вертикален ныгытырга кирәк".   Партия конференциясе быелның  18 – 19 май көннәрендә булачак, һәм анда, бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе әйтеп узганча, Татарстаннан тәкъдимнәр әйтеләчәк.   

Бүгенге Сәяси совет комиссиясе утырышында Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук ике ай элек игълан ителгән “Законнарны бергәләп язабыз!” парламент проектында активрак катнашырга өндәде. "Без тормышны законнар белән җайга салу юлларын эзләүдә катнашучылар даирәсен киңәйтәбез, – дип ассызыклады ул, – проектны гамәлгә ашыру темпларын арттырачакбыз гына".

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Бердәм Россия" Сәяси советының Партия проектлары буенча комиссиясе рәисе Римма Ратникова проект эшчәнлеге юнәлешләренә, шулай ук партиянең гамәлдәге проектларына быелгы елда кертү планлаштырыла торган яңалыкларга җентекләбрәк тукталды. "Быел ике яңа проект барлыкка килде – "Үсеш локомотивлары" һәм "Россия авылы", – дип билгеләп үтте ул үз чыгышында, – алар төбәкләрдә дә актив эшләргә тиеш (Татарстанда алар буенча эшләргә Дәүләт Думасы депутатлары Әлфия Когогина һәм Айрат Хайруллин җитәкчелек итә). Гомумән алганда, партиянең генераль советы Секретаре Андрей Турчак тәкъдим иткән "регоннарга таба борылу" тезисы бүген бөтен ил буенча партия дискуссияләрендә яңгырый һәм партия эшчәнлегендә үзәк урынны ала".  

Партия проектларын гамәлгә ашыруның ихтимал нәтиҗәләреннән берсе – Римма Ратникова сүзләре белән әйтсәк, – закон чыгару инициативалары булырга тиеш.  "Бу шарт партиянең үзәк органнары куя торган бурыч белән (партия проектларының төбәкләрне үстерүгә кертә торган өлешен арттыру) бик ярашлы", – дип ассыклады ул.

Кайбер проектлар буенча, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары билгеләп үткәнчә,   Россия Президентының Федераль Собраниегә укылган Юлламасына бәйле рәвештә юнәлешләрне төгәлләштерү тәкъдимнәре бар. Аерым алганда, яңа юнәлешләр арасында – мәктәп медицинасы, авыр тормыш шартларында калган балаларга ярдәм, цифрлы технологияләрне үстерү, мәктәпләрне уку-укыту җиһазлары белән тәэмин итү, укытучыларның һөнәри үсеше программаларын кертү һ.б.

Моннан тыш, Римма Ратникова проект эшенә халыкны активрак җәлеп итәргә кирәк дип саный: "Безнең коллегаларыбызның "Шәһәр мохите" проекты буенча эшләү рәвешләрен мисал итеп аларга һәм моны һәркем өчен норма итәргә кирәк".

"Бердәм россия" партиясе Төбәк сәяси советының Партия проектлары буенча комиссиясе утырышында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International