Фәрит Габделганиев: "Цифрлы икътисад - киләчәк икътисады"

2018 елның 22 мае, сишәмбе

"Бүген Татарстан Республикасында киләчәк икътисады - Цифрлы икътисадның куәтле тармагын булдыру өчен эшкуарларның һәм галимнәрнең, инвесторларның, дәүләт компанияләренең һәм үсеш институтларының, депутатларның һәм чиновникларның үзара көйләнгән эше таләп ителә", - дип хәбәр итте бүген Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев Казан дәүләт энергетика университетында үтә торган "Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге Стратегиясенең өстенлекле юнәлешләренең берсе буларак цифрлы икътисадны  үстерү" дип аталган фәнни-гамәли конференциядә. Катнашучылар өчен КДЭУның инновацияле эшкәртмәләре күргәзмәсе оештырылган иде. "Икътисадны цифрлыга трансформацияләү - Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге Стратегиясенә үзгәрешләр кертүдә төп юнәлешләрнең берсе һәм, димәк, төп үсеш өстенлекләренең берсе", - дип басым ясады министр Габделганиев.

Конференция кысаларында "Цифрлы икътисад өчен кеше капиталы" һәм "Цифрлы икътисад драйверлары" дип аталган секцияләр эшләячәк. Беренче секциядә икътисадны цифрлыга трансформацияләү шартларында  предприятие ихтыяҗларына ярашлы рәвештә кадрлар әзерләү сораулары каралачак, икенчесендә сүз нефть табу, нефть химиясе, энергетика, машина төзелеше, агросәнәгать комплекслары һ.б.лар турында барачак.

Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге Стратегиясенә кертү өчен цифрлы икътисадны трансформацияләү сорауларын үз эченә алган комплекслы тәкъдимнәр сессияне үткәрү нәтиҗәсе булачак.

Чараны оештыручылар: ТР Икътисад министрлыгы, Казан дәүләт энергетика университеты.

ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International