"Бизнес-десант" бөтен республика буенча узачак. Эшкуарлар өчен катнашу – түләүсез

2018 елның 22 июне, җомга

Эшлекле активлыкны ничек арттырырга һәм бизнеска административ басымны ничек киметергә – "Бизнес-десант" белем бирү проекты кысаларында өйрәтәчәкләр. Игътибар үзәгендә – Татарстан эшкуарларына ярдәм итүнең гамәлдәге чаралары. Тәҗрибәле бизнес-спикерлар, Эшкуарлыкка ярдәм фонды вәкилләре үз белемнәре белән уртаклашачак. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: Бизнес десант кысаларында эшкуарларга микрофинанс заемнарын алуга документлар тапшыру мөмкинлеге биреләчәк. Чаралар 25 июньдә республиканың Аксубай (Водстрой ур.,1), Әгерҗе (Карл Маркс ур.,13) һәм Апас (Ленин ур, 98) районнарында була. 

Якын-тирәдәге районнар халкы кушыла ала, – дип билгеләп үтә оештыручылар.

Белем бирү семинарлары шулай ук түбәндәгечә узачак:

26 июньдә – Алексеевск, Ютазы, Арча районнарында;

27 июньдә – Азнакай, Алабуга, Буа районнарында;

28 июньдә – Чирмешән, Менделеевск, Югары Ослан районнарында;

29 июньдә – Зәй, Минзәлә, Кама Тамагы районнарында;

2 июльдә – Мөслим, Кайбыч районнарында;

3 июльдә – Яңа Чишмә, Түбән Кама, Лаеш районнарында;

4 июльдә – Балык Бистәсе, Сарман, Кукмара районнарында;

5 июльдә – Саба, Тукай, Питрәч районнарында;

6 июльдә – Спас, Теләче, Тәтеш районнарында;

9 июльдә – Әлки районында;

12 июльдә – Яшел Үзәндә.

Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән "Татарстан Республикасы эшкуарлыгына ярдәм фонды" коммерциягә карамаган оешмасының Эшкуарлыкка ярдәм үзәге тарафыннан үткәрелә.

"Бизнес-десант" республикада белем бирү семинарлары сериясен тәшкил итә һәм эшлекле активлыкны арттыруга, бизнеска административ басымны киметүгә юнәлтелгән. Эшкуарлар бергәлекләре белән мондый очрашулар эшкуарлыкны үстерү институтлары эшчәнлеге, бизнеска ярдәмнең булган чаралары турында, шулай ук бизнеска административ көчне киметү буенча башкарыла торган эшләр хакында эшкуарларга мәгълүмат җиткерүне максат итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International