Татарстан Икътисад министрлыгы эшкуарларны тикшерүгә әзерләячәк

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

1 сентябрьдән башлап модернизацияләнгән "Сыналган бизнес" интернет-ресурсы мәйданында provbiz.ru күзәтчелек органнарында тикшерү узуга әзерлек мәсьәләләре буенча эшкуарлар өчен консультацияләр сервисы эшли башлаячак. Экспертлар буларак янгын, салым, санитария, экология, техник, ветеринария күзәтчелеге, шулай ук хезмәтне саклау юнәлешләре буенча контроль-күзәтчелек эшчәнлегендә зур тәҗрибәгә ия булган инспекторлар катнашачак.

Түләүсез консультация алуга заявканы теләге булган һәркем "Сыналган бизнес" provbiz.ru сайтында яки интернет-ресурсның iOS һәм Android базаларындагы смартфоннар өчен мобиль кушымтасы аша бирә ала, соңгысы шулай ук 2018 елның 1 сентябреннән эшли башлаячак. Консультацияләр онлайн рәвештә – эшкуарларның шәхси кабинетлары аша, шулай ук Казандагы Эшкуар йортында эксперт белән шәхсән очрашу вакытында да гамәлгә ашырылачак.

Моннан тыш, "Сыналган бизнес" интернет-ресурсы мәйданчыгында һәм проектның мобиль кушымталарында эшкуарлар фото һәм видео материалларны теркәп, барлык тикшерүләрне исәпкә алу буенча электрон журнал алып бара алачак. Татарстанда эшләнә торган норматив хокукый актлар турында фикер алышуда катнашу, күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендәге яңалыкларны белү, сораулар бирү, кече бизнесны тикшерүләр барышында барыннан күбрәк ачыклана торган типик хокук бозулар белән танышу мөмкин булачак.

"Сыналган бизнес" интернет-ресурсы Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе буенча Икътисад министрлыгы һәм республика Прокуратурасы тарафыннан булдырылды. Ресурс 2018 елның 9 гыйнварында эшли башлады. Хәзерге вакытта анда эшкуарларны тикшергән вакытта ачыклана торган 300 артык типик хокук бозу очраклары базасы бар. Шушы вакыт эчендә сайтка 10 меңгә якын уникаль кулланучы кереп, 30 мең сәхифәне караган. Бу вакытта сайтка керүчеләрнең өчтән ике өлеше Татарстан Республикасыннан читтә урнашкан. 2018 елның сентябреннән башлап интернет-ресурсның яңа версиясе старт ала, шулай ук мобиль кушымталар өчен "Сыналган бизнес" кушымтасы да яңара.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International