2019 Гайдар форумында дәүләт һәм муниципаль контроль мәсьәләләре каралды

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

Мәскәүдә Гайдар форумы чаралары кысаларында дәүләт һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында экспертлар фикер алышты. Бәхәс мәйданчыклары эшендә икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев катнашты.

"Дәүләтнең контроль-күзәтчелек эшчәнлеге: нигезлелек, нәтиҗәлелек һәм үтемлелек проблемалары" сессиясендә контроль-күзәтчелек эшчәнлеге реформасының башлангыч нәтиҗәләре, дәүләтнең контроль-күзәтчелек эшчәнлеге практикасы һәм перспективалары, шулай ук аның нәтиҗәлелеген бәяләү нигезендә дәүләтнең контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең "функциональ гильотинасы" перспективалары каралды. Гражданнар тарафыннан дәүләтнең контроль-күзәтчелек эшчәнлеген оештыру, камилләштерү һәм реформалаштырудагы нәтиҗәлелеге бәяләнүе исәпкә алыначак чара турында сорау үзәк тема булды.

"Территорияләрне үстерү коралы буларак муниципаль контроль" сессиясе муниципаль контрольнең камил үрнәгенә һәм аны гамәлгә ашыруның гамәлдәге тәҗрибәсенә төрле карашларны тикшерүгә багышланды. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Россиядә муниципаль контроль концепциясе турында җитди бәхәсләр үткәрелмәде диярлек. Муниципалитетларның ихтыяҗлары, аларның ресурс мөмкинлекләре нык аерылуын аңлаган сурәттә, катнашучылар бу җәһәттән берничә мөһим юнәлешне тикшерде - муниципаль контроль зарурлыгы, аның аеруча нәтиҗәле һәм ихтыяҗлы төрләре, катнаш эшчәнлек төрләре буенча муниципаль контрольне дүләтнекеннән яки иҗтимагый контрольдән аеруга карашлар.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International