Казанда җирле үзидарә органнары эшчәнлеге мәсьәләләре каралды

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

Казанда  җирле үзидарә органнары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча утырыш узды. Чара Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә үткәрелде.

Утырышта Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев катнашты. Ул республиканың шәһәр округлары һәм муниципаль районнарының җирле үзидарә органнары җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында халыктан сораштыру буенча 2018 елгы нәтиҗәләр хакында сөйләде.

Түгәрәк өстәл форматында катнашучылар җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләрен тикшерде: җирле үзидарә органнары балансында булган гидротехник корылмаларның торышы, аларның гамәлдәге закон таләпләренә тәңгәл килүе; җирләү урыннарын төзекләндерү һәм зират җирләрен тиешле категориягә күчерү һәм сукбай хайваннар белән мөрәҗәгать итү өлешендә законнарны гамәлгә ашыру.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International