Балалар һәм яшьләр проблемаларын хәл итүдә иң яхшы идеяләрне гамәлгә ашыруга 1,2 млн сум

2019 елның 26 марты, сишәмбе

Балалар һәм яшьләр проблемаларын хәл итүче "Үзгәрешләргә таба - 2019" дип аталган социаль-эшкуарлык проектлары конкурсына гаризалар кабул итү башланды.

Cоциаль өлкә инновацияләре үзәге балалар һәм яшьләр проблемаларын хәл итүгә юнәлтелгән "Үзгәрешләргә таба -2019" социаль-эшкуарлык проектлары федераль конкурсында катнашырга чакыра. Федераль конкурс финалчылары проектларына ярдәмгә 1,2 миллион сум һәм "Инкубатор" һөнәри үсеш программасында катнашу мөмкинлеге алачак. Бәйгенең ярымфиналчылары өчен укыту семинарлары уздырылачак.

Гаризалар кабул итә башлау турында конкурсның оештыручысы - "Үзгәрешләргә таба" Фонды игълан итте.

Бәйге бөтен Россия территориясендә үткәрелә һәм "Хәйрия эшчәнлеге һәм хәйрия оешмалары турында" Федераль законында каралган өлкәләрдә балалар һәм яшьләр проблемаларын хәл итүнең инновацион ысулларын үстерүгә юнәлтелгән.

Катнашучыларны сайлап алу өч номинациядә узачак: "инновацион проект", "локаль проект" һәм "диджитал".

Гаризалар 2019 елның 14 июненә кадәр кабул ителә.

Заявканы биредә бирергә мөмкин.

Өстәмә мәгълүмат һәм консультация өчен Сез Социаль өлкә инновацияләре үзәгенә (843) 222-90-60 (өст.211, 212) телефоны аша мөрәҗәгать итә яки ciss.rt@mail.ru электрон почтасына яза аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International