Икътисад министры белән турыдан-туры әңгәмә: эшкуарлар Ф.Габделганиев белән бизнесны үстерү мәсьәләләрен тикшерде

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

2019 елның 22 апрелендә кече һәм урта бизнес вәкилләре, шулай ук үзмәшгульләр Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев белән бизнесны үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты. Очрашуга 200дән артык катнашучы чакырылды.

Эшкуарлар кертелергә әзерләнгән яңа ярдәм чаралары турында белде, бизнес алып баруның мөмкин булган проблемаларын хәл итү һәм кисәтү буенча консультацияләр алды. Фикер алышуларның төп темалары эшкуарлыкка финанс һәм финанс булмаган ярдәм күрсәтү чаралары, экспортка чыгу, һөнәри керемгә яңа салым һәм башкалар булды.

"Икътисад үсешендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү зур эш катламын били. Бу эштә финанс кына түгел, мәгълүмати һәм белем бирү ярдәме дә мөһим. Ярдәм инструментларын булдыру һәм акча бүлеп бирү генә җитми, алар турында белүләре һәм алардан дөрес файдалана алулары мөһим. Шулай ук эшкуарларның икътисад үсешенең перспектив юнәлешләрен белүләре һәм аңлавы әһәмиятле, бу аларга үз бизнеслары үсешен ышанычлырак һәм төгәлрәк фаразларга, планлаштырырга мөмкинлек бирер иде. Нәкъ менә шул максат белән без бүген җыелдык та инде - бизнес мәсьәләләре хакында турыдан-туры фикер алышырга һәм теге яки бу мәсьәләләрне хәл итүдә нинди нәтиҗәле инструментлар кулланырга мөмкин булуын күрсәтергә", - дип билгеләп үтте чара башында Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев.

Очрашу барышында ике дистәдән артык сорау керде.

Компаниядә артык акча юк икән, хезмәткәрләрне ничек өйрәтергә дигән сорау.

Бүген эшкуарларга берничә бушлай белем бирү программасы тәкъдим ителә. Алар барысы да даими нигездә үткәрелә. Әйтик, "Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе" АҖдән  "Эшкуар әлифбасы" белем бирү тренинглары, ул нәкъ менә бүген старт ала. Тренингта үз бизнесыңны төзегәндә, бизнес-идеяне формалаштыру мизгеленнән алып, предприятиене теркәүгә кадәр ясалырга тиешле адымнар карала. Май аенда бүтән бер даими проект - "Эшкуарлык фабрикасы"ның чираттагы курсы эшли башлаячак. Май-июнь айларында "Эшлекле мохит" АҖ белән берлектә белем бирү курсы старт ала. Барлык проектлар яшь эшкуарларга да, гамәлдә булганнарына да эш күнекмәләрен үзләштерергә ярдәм итә, бушлай бирелә.

Барлык әлеге курслар бөтен республика территориясендә гамәлгә ашырылачак.

Моннан тыш, эшкуарларның үзләренең түгәрәк өстәл үткәрү башлангычы белән чыгу һәм Эшкуарлыкка ярдәм фондына тәкъдим белән мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар.

Компания продукция җитештерә, тик аның төп заказчылары башка төбәкләрдән. Тауарны сатып алучыга җибәргәндә ахыргы бәясе арта. Бу исә гомуми сату күләмнәрен һәм җитештерүченең файдасын киметә. Нәрсә эшләргә?

Әлеге проблеманы хәл итәргә эчке базарда, муниципалитет кысаларында максималь үсү ярдәм итәчәк. Эчке ихтыяҗның һәм тәкъдимнәрнең бөтен потенциалын куллану өчен, без Биржа мәйданчыгы аша (http://bp.zakazrf.ru/) бизнес-партнерлар эзләргә киңәш итәбез. Һәр комиссиядә, теге яки бу продукциянең эре заказ бирүчеләренә мәйданчыкны башкаручыны эзләүнең беренче чыганагы буларак файдаланырга киңәш ителә. Бу тауар җибәрүчегә дә, кулланучыга да булышачак.

Үзмәшгульләрдән дә сораулар булды.

ИП һәм ҖЧҖнә займ алу җиңел. Эшкуарларның яңа категориясе - үзмәшгульләр өчен микрозайм мөмкинлеге караламы?

Хәзерге вакытта "Минем салым" мобиль кушымтасында, шулай ук кредит оешмалары кушымталарында алынган керемнәр турында белешмә формалаштыру мөмкинлеге күздә тотыла. Заем акчаларын алу өчен әлеге белешмәне бирү мөмкинлеге карала. Мобиль кушымтадан килгән мәгълүматлар банклар тарафыннан кредит биргәндә исәпкә алыначак.

Моннан тыш, Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе белән берлектә МСП Банк үзмәшгуль гражданнар өчен махсус кредит продукты эшли. Ак Барс банкы һәм Сбербанк тарафыннан да үзмәшгуль гражданнар өчен махсус кредит продуктлары эшләнә.

Оешмада инвалидлар эшкә урнаштырылган. Икътисад министрлыгы күрсәтә торган финанс характерындагы ярдәм чаралары бармы?

Әйе, алар берничә. Эшкуарлыкка ярдәм фондында махсус үзәк эшли, ул социаль эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Үзәк Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән тыгыз элемтәдә эшли, соңгысы мөмкинлекләре чикләнгән затлар хезмәт куя торган оешмаларга дәүләт ярдәме күрсәтү буенча куратор булып тора.

Моннан тыш, социаль өлкәнең үзенчәлеген һәм аерым әһәмиятен аңлап, Эшкуарлыкка ярдәм фонды яңа программа кабул итте, ул шулай -"Социаль эшкуар" дип атала да һәм елына 5% лы микрозаймнар бирә. Программа 2019 елның маеннан эшли башлаячак.

Шулай ук эшкуарларны эшче белгечлекләре буенча профессиональ белгечләр җитмәү, күп балалы аналарга ярдәм итү чаралары, авыл хуҗалыгы җиһазлары сатып алу һәм лизингы вакытында финанс ярдәме, экспортка чыгу мөмкинлеге мәсьәләләре кызыксындырды.

"Аралашуның мондый форматлары - барлык күрсәтелә торган ярдәм чараларын максималь нәтиҗәле итәргә мөмкинлек бирәчәк мөһим корал. Сез дә миңа булышырсыз дип ышанам, – хезмәттәшлекнең әлеге төрен беркетергә һәм җанлы әңгәмә өчен даими очрашырга кирәк, сез - үз сорауларыгызны һәм проблемаларыгызны җиткерә, ә без бу мәсьәләләрне һәм проблемаларны хәл итәргә булыша алыр идек, - дип билгеләп үтте очрашуны тәмамлап, Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев.

Эшкуарлар белән май ае очрашуына чакыру Икътисад министрлыгы сайтында бастырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International