Татарстанда Россия эшкуарлыгы көнен белем бирү форумы белән билгеләп үттеләр

2019 елның 24 мае, җомга

Бүген Казанның Эшкуар йортында эшкуарлар өчен белем бирү форумы – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан оештырылган "Эшкуар көне" ачылды.

Алдагы көнне форумга 900дән артык катнашучы теркәлде. Иртәдән Ozon, KPMG, профессиональ директорлар ассоциациясе, PMI, ONLINECONTRACT, "КУЭ корпорациясе" һ. б.лардан танылган 13 спикерның лекцияләре һәм оста дәресләре башланды.

Чараны Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин ачты: "26 майда билгеләп үтелә торган Эшкуарлык көне - Россиядә иң яшь бәйрәмнәрнең берсе. Бүгенге форматны без файдалы, белем бирү юнәлешендә итәргә булдык. Әгәр мондый формат бизнес-бергәлек тарафыннан хупланса, ул Икътисад министрлыгы өчен традиционга әвереләчәк".

Бүген Татарстанда эшкуарларга ярдәм итүнең төрле чаралары – елына 7,5 процент ставкалы микрозаймнар, банклар каршында Гарантия фонды поручительлеге, ташламалы лизинг һәм экспортка чыгуда булышу - гамәлдә.

Эшкуарлыкка ярдәм фонды 100дән артык хезмәт күрсәтә.

Бүген барлык эшкуарларның да яңа белем алу гына түгел, ә микрозайм сорап гариза язу, үзмәшгуль буларак теркәлү, ИП, ҖЧҖне бушлай теркәү, исәп-хисап счеты ачу мөмкинлеге дә бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International