«Экспорт проектының бер өлеше буларак маркетинг» исемендәге Татарстан КУЭ өчен Семинар

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Экспортка ярдәм итү үзәге Татарстанның экспорт юнәлешле КУЭ вәкилләрен «Экспорт проектының бер өлеше буларак маркетинг» дип аталган бушлай белем бирү курсын үтәргә чакыра.

Курс тыңлаучылары чит ил базарын анализлау өчен кирәкле мәгълүматны кайдан табырга һәм структур хәлгә ничек китерергә кирәклеген өйрәнәчәк. Тышкы базарга нәтиҗәле чыгу модельләре белән танышачаклар. Үз ширкәтләре өчен иң туры килгән модельне мөстәкыйль рәвештә билгеләргә өйрәнәчәкләр. Укыту чит ил базарларында бәя кую структурасын аңлауны формалаштырырга һәм үз продукцияләрен алга этәрүнең иң нәтиҗәле инструментларына ия булырга ярдәм итәчәк.

Чара 2019 елның 26 сентябрендә Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында узачак (адресы: Казан, Пушкин ур., 18). Чара сәгать 10да башланачак.

Уку өчен сайтта 24 сентябрь сәгать 16: 00 кадәр теркәлү узарга кирәк. Теркәлү буенча сораулар килеп туган очракта элемтә өчен җаваплы кеше – Ирина Милютина, тел.: 8(843) 264-62-07.

Проект турында

Россия экспорт үзәгенең белем бирү проекты үз предприятиеләренең экспорт потенциалын үстерүдә кызыксынган, әмма әлегә тышкы икътисадый эшчәнлекне оештыруда кирәкле компетенцияләре һәм күнекмәләре булмаган кече һәм урта бизнесның төбәк вәкилләре өчен квалификация күтәрү курсларыннан гыйбарәт.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International