Татарстанда е-коммерция үсешенең төп элементларын интернет-ритейлның OZON, Wildberries һәм Яндекс.Маркет кебек лидерлары белән фикер алыштылар

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Татарстанда интернет-сәүдә базары тиз рәвештә үсә бара. 2018 ел нәтиҗәләре буенча республикада ваклап сатуның гомуми күләмендә аның өлеше, 1,7% булган гомумроссия күрсәткече фонында, 1,3% тәшкил итте.

Бүген Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев эре мультикаторияле онлайн-платформалар булган OZON, Wildberries һәм Яндекс.Маркет вәкилләре белән очрашуда әнә шундый мәгълүматлар китерде. Экспертлар республикада электрон коммерция үсеше үзенчәлекләре һәм аның үсеш драйверлары, регионда яңа һөнәрләр белгечләренә фаразланган ихтыяҗ һәм республика базарында эшләгәндә онлайн-коммерция операторларына төшә торган социаль йөкләнеш турында фикер алыштылар. Татарстан Республикасында электрон коммерция концепциясенә һәм аның үсешенең төп юнәлешләренә аерым игътибар бирелде.

Онлайн-коммерция базарының зур өлеше берничә факторга бәйле: Идел буе федераль округында Татарстан Интернет кулланучылар саны буенча беренче урында тора һәм Идел буе федераль округында уртача хезмәт хакы иң югары булган төбәк булып санала, республика бизнес алып бару өчен ташламалы шартлар булдыра, эшмәкәрләрнең күбесен базарга чыгуга стимуллаштыра.

Регионда е-коммерция үсешенең төп элементларының берсе исә инфраструктура объектларын актив төзү - 16 индустриаль парк һәм 74 сәнәгать мәйданчыгы. Шулай ук, регионда алдынгы социаль-икътисадый үсеш территорияләре эшли, алар электрон коммерция оешмаларына инвестпроектларны гамәлгә ашырганда преференцияләр алырга мөмкинлек бирә. УКСИҮТ резидентлары буларак, алар иминият взносларының түбәнәйтелгән тарифларыннан һәм табышка салым ставкасыннан, шулай ук оешмалар милкенә салым түләүдән һәм инвестиция проектларын тормышка ашырганда җир салымыннан азат ителүдән файдалана алалар.

Моннан тыш, Фәрит Габделганиев төбәктә Интернет үтеп керүнең югары темпларын билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, татарстанлыларның 88% ы 4G ка керү мөмкинлеге белән тәэмин ителгән, ә 2G һәм 3G челтәрләренең капламын исәпкә алып, татарстанлыларның 97% ы интернетка ия.

«Электрон коммерция базарында алдынгы урыннарны алу өчен Татарстанның барлык кирәкле шартлары да бар: югары экспорт һәм инфраструктура потенциалыТатарстанның барлык кирәкле шартлары да бар: югары экспорт һәм инфраструктура потенциалы, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының икътисад министры Фәрит Габделганиев. - Интернет-сәүдә үсеше төбәк икътисадына уңай йогынты ясаячак, Татарстан җитештерүчеләре продукциясен сатуның яңа каналларын үстерәчәк, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итәчәк, безнең ширкәтләрнең яңа сату каналлары аша Гомумроссия базарына гына түгел, ә чит ил базарларына чыгуына ярдәм итәчәк».

Министр сүзләренчә, боларның барысы да төбәк базарына эре интернет-ритейлерлар җәлеп итәргә ярдәм итә. Әйтик, OZON ширкәтләр төркеме 10,5 га мәйданда логистик үзәк төзү буенча инвестицион проектны гамәлгә ашырырга планлаштыра. Җәлеп ителгән инвестицияләр күләме 2,84 млрд.сум тәшкил итәчәк. Онлайн-сәүдә операторының бүлү үзәге 2020 елның II кварталында ачылачак, проект 2 меңгә якын яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Шул ук елны 100 мең квадрат метр мәйданлы тагын бер логистик хаб Яшел Үзән янында Wildberries ширкәте тарафыннан ачылачак. Проект инвестицияләре 5 млрд. сум күләмендә бәяләнә. Проектны тормышка ашыруның социаль нәтиҗәсе 5 меңнән артык кешене эшкә урнаштыруда чагылыш табачак.

Икътисад министры Фәрит Габделганиев билгеләп үткәнчә, Татарстанда активларны урнаштыру әлеге ширкәтләргә логистик чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирәчәк, шул ук вакытта киң кулланучылар аудиториясенә чыгу мөмкинлеге дә бар.

«Россия халкының 50% ы 1000 км радиуста яши, бу төбәкләрнең Татарстан белән уңайлы транспорт элемтәләрен оештыруны тәэмин итәчәк, бу исә сатып алучыларга маркетплейслардан заказларны тиз арада китереп бирү мөмкинлеген тудыру дигән сүз», - диде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International