Бүген Министрлыкта иң акыллы икътисадчыларны хөрмәтләделәр

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев тармак ветераннарын өлкәннәр көне белән котлады. Татарстанның иң зирәк һәм тәҗрибәле икътисадчылары хөрмәтенә ведомствода бәйрәм концерты оештырылды.

«Бүген сезгә министрлык белән элемтә урнаштырганыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Без сезнең алдыгызда чиксез бурычлы. Сез безгә икътисадны яхшы хәлдә тапшырдыгыз. Безгә дә оят булмасын өчен, сезгә дә безнең өчен кызарырга туры килмәсен өчен без мөмкин булган кадәр барысын да эшләргә тиеш», - диде ул.

Министр ветераннар белән очрашу матур традициягә әверелер дигән өметен белдерде: «Безгә сездән өйрәнерлек күп нәрсә бар. Сез икътисадыбызның кая баруын һәм нинди хаталарны кылмаска кирәклеген безгә һәрвакыт әйтәчәксез».

Сәламләү сүзе ахырында Фәрит Габделганиев тармак ветераннарына рәхмәт хатлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International