Татарстанның кече һәм урта инновацион ширкәтләренә аларның эшләнмәләрен коммерцияләштерүдә 363,5 млн сумлык ярдәм күрсәтеләчәк

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

2019 елда Татарстанның инновацион Эшкуарлык өлкәсендәге 22 проекты «Коммерцияләштерү» конкурс программасы кысаларында Инновацияләргә ярдәм итү фонды тарафыннан хупланды.  Республикада әлеге үсеш институты белән хезмәттәшлекне ТР Икътисад министрлыгы алып бара.

2019 елның ноябрь ахырында Инновацияләргә ярдәм итү фонды конкурс сайлап алуларының чираттагы нәтиҗәләрен ясады. «Коммерцияләштерү» программасы буенча конкурста Татарстаннан инновацион эшкуарлык өлкәсенең 14 проекты хупланды. Ширкәтләргә аларның инновацион продукциясен базарга кертү буенча финанс ярдәме күрсәтеләчәк. Әлеге проектларны гамәлгә ашыруны финанслашуның гомуми суммасы 245 млн. сум тәшкил итәчәк.

Әлеге программа буенча Фонд тарафыннан бирелә торган грант күләме 20 млн сумнан да артмый. Максималь грантларны, аерым алганда, автомобиль сәнәгате өчен компонентлар, композит материаллар, җылылык генерациясе җайланмалары, җылылык челтәрләре өчен сильфон компенсаторлар, полиэтиленны икенчел эшкәртү нигезендә продукция чыгару, шулай ук үсемлекчелек өчен гранулалы альтернатив югары аксымлы концентратлар җитештерүгә бәйле ширкәтләр алачак.

«Үзебезнең инновацион эшләнмәләребез традицион бизнеска зур тотрыклылык бирә һәм базарда өстәмә ширкәтләр активы буларак тәкъдир ителергә мөмкин. Шулай итеп, инновацияләр хисабына кече һәм урта бизнес оешмалары тышкы базарларда конкурентлыкка сәләтле була һәм тулаем югары инвестицион сыешлыгы хисабына төбәк икътисады үсешенә ярдәм итә», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының икътисад министры Фәрит Габделганиев.

Агымдагы елда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Коммерцияләштерү» программасы кысаларында Татарстанның кече һәм урта инновацион ширкәтләренең 22 проекты Фонд тарафыннан хупланды, финанс ярдәме 363,5 млн.сум тәшкил итәчәк. Чагыштыру өчен, узган ел дәвамында Фонд тарафыннан Татарстанның 5 проектына 52 млн сумлык ярдәм күрсәтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International