ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2016 ел
җомга

8 сентябрь көнне Казанда Татарстан Республикасы һәм Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды арасында үзара эш итү буенча Килешүне имзалау чарасы узды. Документка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Фондның генераль директоры Сергей Поляков кул куйды. Имзалау танатанасы Идел буе дәүләт физик культура академиясендә  «Киләчәккә караш» дип аталган кече һәм урта эшкуарлык форумы кысаларында үтте.

 

Казанда Халыкара мәгълүмат үзәгендә 2016 елның 8 сентябрендә «Киләчәккә караш» Кече һәм урта эшкуарлык форумы кысаларында  «G2B кластер поддержки малого бизнеса zakazrf.ru. Как успешно продавать государству и не только» темасына панель сессия оештырылды. Сессиядә төп спикер сыйфатында «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» ДУП  генераль директоры Яков Геллер чыгыш ясады.

 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан оештырылган «Киләчәккә караш» Кече һәм урта эшкуарлык форумының икенче көнендә

 

Агымдагы елның 8-9 сентябре көннәрендә республикага Башкортостан Республикасы икътисадый үсеш министры Сергей Новиков җитәкчелегендәге Башкортостан Республикасы делегациясе килде.  

 

Бүгенге көндә  гражданнар Дәүләт хезмәтләренең бердәм федераль порталы (gosuslugi.ru) аша күпчелек федераль ведомстволарның электрон хезмәт күрсәтүләреннән файдалана алалар. Ләкин шул ук вакытта, шәхси мәгълүматларга ныклы яклау таләп ителгән хезмәт күрсәтүләрне алуга Федераль порталга гариза юллау өчен, үзеңнең исәпкә алыну язмаңны расларга кирәк. Моны өйдәге  компьютердан мөстәкыйль эшләү мөмкин түгел.

 

Дәүләт хакимиятенең федераль органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтү тәртибен камилләштерү, һәм шулай ук кире элемтәгә ирешү максатларында, 2013 елдан башлап, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы заказы белән төзелгән «Сезнең контроль» системасы аша хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатына даими мониторинг үткәрелә.

 

2016 елның 8 һәм 9 сентябре көннәрендә   Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында 2016 елның 1 августына карата Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салым буенча бурычлары булган предприятиеләрдәге вазгыятьне карау буенча баланс комиссияләре утырышлары уздырылды.

 

Россия  Индустриаль парклар ассоциациясе,  Confindustria Russia белән берлектә,  2016 елның  24 - 26 октябре көннәрендә ел саен Италиягә уздырыла торган Бизнес-миссиядә катнашырга чакыра. Бизнес-миссиянең максаты – Россиядә бизнеска караган проектларны гамәлгә ашыру өчен партнерлар җәлеп итү. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International