ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы операцион эшчәнлеген туктаткан банклар клиентлары – эшмәкәрләр өчен «Тотрыклылык» ташламалы программасы буенча микрозаймнар бирү буенча Татарстан Республикасы эшмәкәрлеген яклау фонды» НО эш графигы үзгәрү турында хәбәр итә. Микрозаймнар бирүгә гаризалар кабул ителә: дүшәмбе - җомга 8.00дән  20.00 сәгатькә кадәр, шимбә  8.00дән  17.00гә кадәр, якшәмбе – ял көне. Телдән мөрәҗәгать итүче эшмәкәрләр өчен «Кайнар линия»  (843) 524-90-90 – көн саен 8.00дән 20.00 сәгатькә кадәр эшли.

2017 елның 3 февралендә  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Федераль Җыены депутаты Ирек Зиннуров җитәкчелегендә эш төркеменә беркетелгән Россия Федерациясенең федераль максатчан һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру кысасында республика икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү мәсьәләсен карау һәм шулай ук «ИнноКам» инновацион-производство аерымланган территориаль үзәген төзү Концепциясе проектларын һәм чараларын карау  буенча 14нче эш төркеменең утырышы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International