Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында республика икътисадына федераль акчаны җәлеп итү мәсьәләсен карау буенча эш төркеме утырышы булды

2017 елның 6 феврале, дүшәмбе

2017 елның 3 февралендә  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Федераль Җыены депутаты Ирек Зиннуров җитәкчелегендә эш төркеменә беркетелгән Россия Федерациясенең федераль максатчан һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру кысасында республика икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү мәсьәләсен карау һәм шулай ук «ИнноКам» инновацион-производство аерымланган территориаль үзәген төзү Концепциясе проектларын һәм чараларын карау  буенча 14нче эш төркеменең утырышы булды.

Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рафил Нугуманов, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева, Татарстан Республикасы архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Юлия Әдгамова, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Идарә җитәкчесе урынбасары Кирилл Жданов һәм республиканың башка министрлыклары вәкилләре катнашты.

Утырыш кысасында агымдагы елга эш төркеме эшчәнлеге һәм  2018-2020 елларга перспективасы планнары, федераль акчаларны җәлеп итүдә проблемалы мәсьәләләр һәм шулай ук Татарстан Республикасы мәнфәгатьләрен исәпкә алган закон инициативалары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International