ТР эшкуарларын интеллектуаль милек өлкәсендәге бизнес-вебинарларга чакыралар

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы, Акыл мөлкәте буенча федераль хезмәт белән берлектә, кече һәм урта бизнес өчен интеллектуаль милек буенча белем-агарту вебинарларын үткәрә.­

19 апрельдә 10.30 сәгатьтә  «Инновацион бизнес өчен интеллектуаль милек» вебинары узачак, төп темалар:
• «Патентлау озак һәм кыйммәт?» – патентлау турындагы имеш-мимешләрне юкка чыгарабыз;
• Инновацион эшләнмәләрне нәтиҗәле саклау, патентлау файдасы;
• КУЭ ярдәм чаралары: инструментлар, салым ташламалары. Кече технология компанияләре реестрына кертү нәрсә бирә;
• Интеллектуаль хокукларны саклау өчен Роспатентның ачык цифрлы сервислары: техник чишелешләр өлкәсендә Роспатентның цифрлы эзләү платформасы мөмкинлекләре;
• Программа тәэминатын патентлау үзенчәлекләре / IT чишелешләре.

 23 апрельдә 10.30 сәгатьтә «Сезнең брендны эффектив яклау» вебинары булачак. Төп темалар:
• Товар билгесе логотиптан, брендтан яки фирма исеменнән нәрсә белән аерыла;
• Товар билгесен (брендын) ничек һәм кайчан теркәргә кирәк, еш ясала торган хаталардан ничек сакланырга;
• Нәрсәне теркәргә мөмкин, ә нәрсәне теркәргә ярамый;
• Үзмәшгульләр өчен товар билгеләрен теркәү;
• КУЭ корпорациясеннән ярдәм чаралары (КУЭ өчен хезмәт күрсәтү һәм сәүдә өлкәсендә һ.б.);
• Үз товар билгесен (логотип, бренд) оригинальлеккә ничек тикшерергә: товар билгеләре буенча эзләүдә яңа сервисның мөмкинлекләре.

Лекцияләр онлайн-форматта узачак. Лекциягә теркәлү  МСП.РФ.  цифрлы платформасында бара. Укыту чаралары Россия Президенты инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International