Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 22 апрелендәге 749-р номерлы боерыгы белән КУЭ Корпорациясе кече һәм урта бизнес субъектларына ярдәм итү максатларында хезмәт күрсәтүләр башкарылганда дәүләт хакимияте органнарыннан соратып алырга хокуклы мәгълүмат (шул исәптән электрон формада) исемлеге расланды.
Исемлеккә Россия ФСХ, Росреестр һәм Росимущество карамагында булган һәм күпфункцияле үзәкләр аша КУЭ Корпорациясенең хезмәтләр күрсәтү функцияләрен гамәлгә ашыру өчен кирәкле мәгълүмат кертелгән.