23-24 май көннәрендә Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәрендә «Кластерларны үстерү өчен хезмәттәшлек» III Халыкара фәнни-гамәли конференциясе уздырыла. Конференцияне «Иннокам» Кама инновацион кластеры, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Россия инновацияле төбәкләре ассоциациясе (АИРР) белән берлектә, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәме белән оештыра.
Конференциядә катнашу өчен innokam.ru/conference сайтында теркәлергә мөмкин.