Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71нче еллыгына багышланган Парад Яр Чаллы шәһәрендә «Ватан ана» мемориаль комплексы янындагы мәйданда иртәнге 10:00 сәгатьтә башланды.
Яр Чаллы шәһәрендә Җиңү көне хөрмәтенә үткәрелгән тантаналы Парадта Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Шәһәр советы депутатлары, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Артём Здунов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм уңаеннан Яр Чаллы шәһәре халкына юлланган котлавын укыды.