Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы эшкуарларын «InRussia» Халыкара бизнес-конференциясендә катнашырга чакыра. 2016 елның 14 октябрендә Мәскәү шәһәрендә узачак әлеге чара халыкара бизнес һәм Россия ягы – потенциаль бизнес-партнерлар, үсеш институтлары, хакимият органнары арасында үзара аралашу мәйданчыгына әвереләчәк.
Конференциянең түбәндәге электрон адрес буенча урнашкан рәсми сайтында теркәлү узарга, һәм шулай ук тулырак мәгълүмат алырга мөмкин: http://inrussia.pro.