Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Биржа мәйданчыгын алга этәрү соравы буенча киңәшмә үтте

2016 елның 24 июне, җомга

2016 елның 23 июнендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Биржа мәйданчыгы уңай көндәшлелек мохитен формалаштыру инструменты буларак» дигән темага киңәшмә уздырылды.

Чарада катнашу өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетлары җитәкчеләре  урынбасарлары чакырылган иде.

Киңәшмә «Биржа мәйданчыгы» яңа электрон ресурсын куллануның көнүзәк сорауларын тикшерүгә, резидентларны җәлеп итү проблемаларына багышланды. Моннан тыш, Татарстан Республикасында Көндәшлекне үстерү стандартын кертү һәм көндәшлекне үстерүгә юнәлдерелгән реформаларны гамәлгә ашырганда өстенлекләрне билгеләү темалары да күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International