Хөрмәтле инженерлар, конструкторлар, уйлап табучылар, рационализаторлар, галимнәр һәм техника яратучылар!

2016 елның 25 июне, шимбә

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне һөнәри бәйрәмегез – Уйлап табучылар һәм рационализаторлар көне белән тәбрик итәм!

Сезгә тырыш хезмәтегез һәм үз эшегезгә тугрылыгыгыз өчен рәхмәтемне җиткерәм. Сезнең көчле энергиягез алга таба да базарга фән сыйдырышлы продукция һәм технологияләрне алга этәрүгә, инновацияләрне көндәлек тормышка кертүгә актив булышлык итәр, дип ышанам.

Кадерле уйлап табучылар һәм рационализаторлар, Сезгә ныклы сәламәтлек  һәм иминлек, иҗат илһамы, яңа идеяләр, казанышлар һәм көтеп алынган ачышларга ирешүегезне телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International