Иннокам Концепциясенең өстенлекле проектларын алга таба гамәлгә ашыру сораулары тикшерелде

2016 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

«ИнноКам» территориаль  аерымланган инновацияле-җитештерү үзәген төзү концепциясен гамәлгә ашыру кысаларында  2016 елның  17-18 июле көннәрендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов рәислегендә берничә киңәшмә үткәрелде. Чарада  Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары А.В.Дворкович һәм Россия Федерациясе финанслар министры урынбасары А.Ю.Иванов катнашты.

Киңәшмәләр кысаларында химия һәм нефть химиясе тармаклары үсешенең, ИнноКамда фән һәм бизнесның үзара эш итүе, машина төзелеше өлкәсендә техник белем бирүне үстерү перспективалары, һәм шулай ук фән һәм инновацияләргә ярдәм һәм алга таба транспорт һәм тимер юл инфраструктурасын үстерү буенча инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру сораулары буенча фикер алышулар уздырылды.

Моннан тыш, «Сколково» инновацияле үзәге территориясен пилотсыз транспорт чаралары белән тәэмин итү һәм Милли технологик инициативаның “Автонет” “юл картасы”  кысаларында полигон төзелешен финанслау максатларында автоҗитештерүчеләр консорциумын төзү сораулары да каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International