2016 елның 1 сентябреннән Казан шәһәрендә һәм Чистай шәһәрендә эшкуарларга ярдәмне күздә тоткан «Минем документларым» челтәренең махсуслаштырылган офислары «Бизнес өчен КФҮ» эшли башлый. Бу эшкуарлык субъектларына дәүләт, муниципаль хезмәтләр күрсәтүгә, һәм шулай ук өстәмә хезмәт күрсәтүләргә юнәлдерелгән күпфункцияле үзәкләр.
Татарстан Республикасы мондый үзәкләрне төзү буенча 2016 елда Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган пилот проектта катнашучы булып тора. Ел нәтиҗәләре буенча төбәкләрдәге иң яхшы тәҗрибәләр бөтен Россия буенча ачылачак әлеге КФҮләргә карата куелырга тиешле таләпләрнең нигезенә ятачак.
«Минем документларым» офисларының адреслары һәм эш режимнары турында тулырак белешмә КФҮ сайтында урнаштырылган: https://uslugi.tatarstan.ru/mfc.