Татарстан Республикасы командасы Сколково бизнес-мәктәбендә уңышлы чыгыш ясады

2016 елның 27 сентябре, сишәмбе

СКОЛКОВО Мәскәү идарә мәктәбендә Россия Хөкүмәте һәм Моношәһәрләрне үстерү фонды вәкилләре каршында моношәһәрләрне үстерү проектларын яклау уңышлы үтте. Монопрофильле муниципаль берәмлекләрне модернизацияләү һәм үстерү проектлары белән идарә итә торган 20 команда, шул исәптән Яшел Үзән моношәһәрен үстерү проектын уңышлы яклаган Татарстан Республикасы командасы вәкилләре үз проектларын тәкъдим иттеләр.

Татарстан Республикасы командасы составына Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре (икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов һәм муниципаль берәмлекләрне үстерү бүлеге башлыгы Эльвира Фатыйхова), Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы, Яшел Үзән шәһәре мэры Александр Тыгин, һәм шулай ук Яшел Үзән моношәһәре предприятиеләре җитәкчеләре кергән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International