Артём Здунов Татарстан Республикасы буенча Россия ФСХ Идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет утырышында доклад белән чыгыш ясады

2016 елның 21 октябре, җомга

Агымдагы елның 20 октябрендә Татарстан Республикасы буенча Россия ФСХ Идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның җәмәгать оешмалары, ассоциацияләре, бизнес-җәмәгатьчелек катнашлыгындагы утырышы үтте. Утырышта «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен салым преференцияләре» темасына багышланган доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул җитәкчеләрне кече һәм урта эшкуарлык субъектлары әле тагын бер ел файдалана алачак салым преференцияләре турындагы хәбәрне урыннарда тиешле адресатларга җиткерү буенча эшне көчәйтергә чакырды.

Шулай ук физик затлар милкенә салым салуны кадастр бәясеннән чыгып исәпләүләрнең якынча нәтиҗәләре тикшерелде һәм Яр Чаллы шәһәре буенча Россия ФСХ Инспекциясенең халык белән эшләү тәҗрибәсе каралды.

Утырыш тәмамланганнан соң сүз эшкуарларга бирелде, алар үзләрен кызыксындырган кайбер сорауларны бирә алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International