Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының .2003 елның 11 апрелендәге 198нче Карары белән продукцияләр һәм хезмәт күрсәтүләр сыйфаты, аларның иминлеген булдыру өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешкән оешмаларга ел саен конкурс нигезендә бирелә торган сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең сыйфат өчен премияләре билгеләнгән.
2017 елда Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең сыйфат өчен премиясен алуга XIII ачык конкурс уздырыла. Конкурсны уздыру тәртибе һәм шартлары www.pcq.ru. сайтында заявка формасы белән бергә катнашучылар өчен бүлектә урнаштырылган.
Конкурста катнашу өчен заявкалар Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең сыйфат өчен премияләрен бирү советының техник секретариатында 2017 елның 31 мартына кадәр түбәндәге электрон почта адресы буенча кабул ителә: pcq2008@yandex.ru. Хәбәрләшү өчен телефоннар: (843) 292-04-95, 292-07-48.