Технологик үсеш Агентлыгы белән хезмәттәшлек перспективаларын карау буенча эшлекле очрашу уздырылды

2017 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

2017 елның 23 гыйнварында технологик үсеш Агентлыгы, «Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры» коммерция булмаган партнерлык» Ассоциациясе һәм «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ хезмәттәшлеге перспективаларын карау буенча эшлекле очрашу булды.

Агентлыкның төп максаты булып ил предприятиеләрендә дөнья дәрәҗәсендәге технологик карарлар үзләштерүгә ярдәм итү тора. Очрашу кысасында технологик үсеш Агентлыгы һәм «Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры» коммерция булмаган партнерлык» Ассоциациясе арасында  һәм  Технологик үсеш агентлыгы белән «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ арасында алдагы хезмәттәшлек турында  килешүләргә кул куелды. Болардан тыш, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары белән хезмәттәшлек турында перспективалар һәм юнәлешләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International