27 гыйнварда Дәүләт Советында республика Стретегиясе-2030ны өйрәнүгә һәм пропагандалауга багышланган Парламент дәресләре-2017не оештыру һәм үткәрү буенча ачык ишекләр Көне уздырылды. Урта гомуми белем бирү оешмаларында тарих һәм җәмәгать белеме укытучылары белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин очрашты.
Семинарда доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министры Олег Пелевин чыгыш ясады һәм ул республика Стратегиясе-2030ның төп бүлекләре турында сөйләде. Ул парламент дәресләрендә укытучыларга игътибарны программаның төп максаты булган кеше капиталын саклауга һәм арттыруга юнәлтергә кирәклеген аңлатты.