14еннән 16 мартка кадәр «Санкт-Петербург – Россия һәм чит ил регионнары» кече һәм урта бизнесның XI Петербург Партнериаты була

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

Кече һәм урта бизнес вәкилләре 2017 елның 14еннән 16 мартка кадәр булачак  «Санкт-Петербург – Россия һәм чит ил регионнары» кече һәм урта бизнесның XI Петербург Партнериатында катнашырга чакырыла.

Петербург Партнериаты – ел саен уза торган эшлекле вакыйга, предприятиеләр кооперацияләрен стимуллаштыруга, зур сәнәгать предприятиеләрен субконтрактациясе үсешенә, җитештерелгән продукциянең конкурентлыгын арттыру чарасы буларак җитештерүнең яңа технологияләрен куллануга, туры бизнес контактлар урнаштыру өчен уңай шартлар тудыруга һәм яңа партнерлар, клиентлар, инвесторлар эзләүгә юнәлтелгән икътисади хезмәттәшлек һәм регионара элемтәләр үсеше өлкәсендә Санкт-Петербургның зур конгресс–күргәзмә чараларының берсе.

Партнериат структурасы үзенә конгресс программасын, эшлекле контактлар биржасын, презентацияләр зонасын, Санкт-Петербург партнерларының  күргәзмә экспозициясен, консультацион бизнес-үзәкне кертә.

 Партнериат программасында катнашу өчен катнашуга гариза һәм катнашучы анкетасын тутырырга кирәк.

Чара турында җентекле мәгълүмат www.partneriat-spb.ru. сайтында урнаштырылган.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International