Казанда «Россия регионнарының интеллектуаль мөлкәте һәм икътисады» II Халыкара форумы була

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

 Казанда 2017 елның 8еннән 10 февраленә кадәр «Югары технологияләр өлкәсендә технопарк «ИТ-парк» ГАУ мәйданчыгында  «Россия регионнарының интеллектуаль мөлкәте һәм икътисады» II Халыкара форумы  - II InternationalForum «IntellectualPropertyandEconomyofRussianRegions» (IP&ERR’2017) була.

Форум Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләренең предприятиеләре һәм оешмаларының фәнни-техник эшчәнлеге нәтиҗәләрен коммерциализацияләү, идарә итү, саклау һәм яклауга бәйле мәсьәләләрне өйрәнү, Россия регионнары икътисадының стратегик үзгәреше динамикасын, интеллектуаль эшчәнлек (РИД) нәтиҗәләре тәҗрибәсен, төзү һәм идарә мәсьәләләрен берләштерү, регионнар, предприятиеләр һәм оешмаларның инновацион эшчәнлегендә РИДны эффектив куллану буенча законнар базасын камилләштерү буенча алдагы чараларны эшләү максатыннан уздырыла. 

Форумда катнашырга дәүләт властенең федераль органнары җитәкчеләре, Бөтендөнья интеллектуаль мөлкәт оешмалары, зур компанияләр, фәнни һәм белем бирү учреждениеләре вәкилләре, Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы галимнәре чакырылган. 

Каралачак мәсьәләләрнең актуальлеген исәпкә алып, Сезне булачак чаралар эшендә катнашырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International