Федераль закон проекты буенча халык арасында консультацияләр уздырыла

2017 елның 10 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына «Навигация эшчәнлеге турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проекты буенча халык арасында  консультацияләр уздыру турында Россия Икътисади үсеш министрлыгының  йогынтыны көйләүне бәяләү Департаментыннан мөрәҗәгать килде.

 Хәзерге вакытта спутник навигациясе белән җиһазландыру тәгәрмәчле транспорт чараларының  аерым категорияләренә генә мәҗбүри рәвештә каралган (мәсәлән, 8 кешедән артык кешене йөрткән транспорт чараларына). Югары куркыныч чыганагы булган транспорт чараларының башка категорияләрен  спутник навигациясе аппаратурасы белән мәҗбүри җиһазландыру каралмаган (куркыныч, зур габаритлы, авыр йөкләрне йөртүче транспорт чаралары).

Болардан тыш, Россия Федерациясе законнарына ярашлы рәвештә билгеләнгән дәүләт органнары һәм (яисә) җирле үзидарә органнарына күрсәтелгән спутник навигациясе аппаратурасыннан навигация мәгълүматын  мәҗбүри бирү закон белән каралмаган. Димәк, аны күрсәтелгән органнар контроль-күзәтчелек вәкаләтләрен һәм шулай ук дәүләт  (муниципаль) функцияләрен башкарганда һәм дәүләт хезмәтләрен күрсәткәндә (муниципаль) куллана алмый.

Бизнес-берләшмәләр вәкилләрен тәкъдим ителгән проект белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында танышырга чакырабыз.

Аңарда эшмәкәрлек субъектлары өчен артык административ һәм башка төрле чикләүләр һәм бурычлар  һәм башка эшчәнлек кертелгән яисә аларны кертүгә йогынты ясаган  положениеләр булса, шулай ук Россия Федерациясенең бюджет системасында  барлык дәрәҗәдәге бюджетлар һәм башка эшчәнлек һәм эшмәкәрлек субъектларының нигезләнмәгән чыгымнарына китерүче  положениеләр кертелсә, дәгъваларны һәм тәкъдимнәрне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының йогынты ясауларны көйләүне бәяләү секторының  электрон адресына җибәрүне сорыйбыз: Nail.Madiev@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International