«ТЭСК» ҖЧҖ «Яр Чаллы » ТОСЭРның җиденче резиденты булды

2017 елның 10 феврале, җомга

ООО «ТЭСК» ҖЧҖ  Россия  Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясенең күп профильле муниципаль берәмлекләр  территорияләрендә төзелгән социаль-икътисади үсештән алдан баручы территорияләр резидентлары  Реестрына кертелде  һәм «Яр Чаллы» (алда – ТОСЭР) социаль-икътисади үсешеннән алдан баручы территорияләрнең 7нче резиденты булды.  Федераль законнарга ярашлы рәвештә юридик зат аталган реестрга язма кертелү датасыннан алып ТОСЭР резиденты итеп таныла.

«ТЭСК» ҖЧҖ компаниясе гамәлгә ашыра торган  инвестиция проекты Яр Чаллы территориясендә 0,4 кВ киеренкелектәге изоляцияләнгән үзйөрешле һава-тарату челтәре өчен металлдан коелган асылмалы арматура җитештерүгә юнәлтелгән.

ТОСЭР резидентлары өчен табышка карап салынучы салымның киметелгән ставкасы каралган: федераль бюджетка исәпләү өлешендә  - эшчәнлектән алынган беренче табыш моментыннан алып беренче биш салым чорында - 0%;  Россия субъектлары  бюджетларына  исәпләү өлешендә беренче табыш алу моментыннан алып 5 салым чоры дәвамында - 5% һәм алдагы биш салым чорында  10% тәшкил итә.

Болардан тыш, ТОСЭР резидентлары өчен каралган:

- оешмалар мөлкәтенә салым салудан азат итү,

- җир салымы түләүдән азат итү,

-гадәти тәртиптә түләнә торган  (шул исәптән Пенсия фондына - 22% урынына 6%, социаль страхование Фондына – 2,9% урынына 1,5% һәм мәҗбүри медицина страхованиесе  Фондына – 5,1% урынына 0,1%) страховой взнослар тарифларын 30%, урынына 7,6%ка киметү. Ташлама  ТОСЭР резиденты статусы алган көннән алып 10 ел дәвамында бирелә һәм  ТОСЭР төзелгәннән алып 3 елдан да соңга калмыйча шундый статус алучыларга кулланыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International