Рөстәм Миңнеханов Россия ФАС җитәкчесе Игорь Артемьев белән очрашты

2017 елның 15 феврале, чәршәмбе

14 февральдә Мәскәүдә Татарстан Республикасы  Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль антимонополия  хезмәте җитәкчесе Игорь Артемьев белән очрашып, Россия Федерациясе  Хөкүмәтенең 2015 елның 5 сентябрендә  кабул иткән 173-р(Стандарт) күрсәтмәсе  белән расланган Россия Федерациясе  субъектларында конкуренция үсеше стандартларын кертү мәсьәләсе турында сөйләште.

Очрашуда  Татарстан Республикасы  икътисад министры Артем Здунов  катнашты.

Сөйләшү барышында Россия ФАСының Стандартны кертү кысаларында  Россия Федерациясе субъектларының башкарма власте органнары  белән үзара хезмәттәшлеге  мәсьәләләре, шулай ук документ таләпләрен үтәгәндә төбәкләр очрашкан проблемалар күтәрелде. Татарстанда  конкуренцияне үстерү буенча тәкъдимнәр  әйттелде.

Исегезгә төшерәбез, Стандарт төбәк хезмәтләре һәм товар базарында конкуренцияне үстерүгә, хакимиятнең төбәк органнары эшчәнлегенең үтә күренмәле булуы өчен шартлар тудыруга, административ киртәләрне  юкка чыгаруга, кече һәм урта эшмәкәрлекне яклау  өчен стимул  булдыруга юнәлдерелгән.

 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 6 маенда чыккан 799-ркүрсәтмәсенә ярашлы рәвештә, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы буенча  конкуренцияне үстерүгә ярдәм итү буенча  Татарстан Республикасы башкарма властеның вәкаләтле органы  булып тора. Татарстан Республикасында Стандартны  тормышка ашыру турында мәгълүмат Министрлык сайтының “Конкуренцияне үстерү” бүлегендә http://mert.tatarstan.ru/rus/standart-razvitiya-konkurentsii-v-respublike.htm)  урнаштырылган.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International