10 февральдә Апас муниципаль район Советының 2017 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин катнашында утырышы булды. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан Совет утырышында «Татарстан Республикасының 2016 елда социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлары турында» доклад белән икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов чыгыш ясады.
Социаль-икътисади үсеш турында хисап тотып, Апас районы башлыгы Рәшит Заһидуллин район икътисады үсешенең төп секторы авыл хуҗалыгы булуы турында сөйләде. Бер елда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 1 млрд 905 млн сум тәшкил итеп, 2015 ел дәрәҗәсенә караганда 6 процентка күбрәк булган. Район буенча уртача хезмәт хакы – 20 мең 747,2 сум, халыкның табышлары 3,6 млрд сум тирәсендә тәшкил иткән. «Хезмәт хакы структурасында алдынгы позицияне электр энергиясе, газ һәм су предприятиеләре алып тора», – диде Рәшит Заһидуллин.
Район территориясендә кече һәм урта бизнесның 520 субъекты эшчәнлек алып бара, анда 1300гә якын кеше эшли, бу предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләре санының 28% ын тәшкил итә.
Утырыш башланганчы Фәрит Мөхәммәтшин капиталь ремонттан соң эшли башлаган «Гөлчәчәк» балалар бакчасында булды һәм шулай ук 24 фатирлы торак йортны ачуда катнашты.