Яңалыклар федераль, региональ һәм муниципаль дәрәҗәдә төзелгән закупкалар планнарына да, шул дәрәҗәдәге план-графикларга да кагылды. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 25 гыйнварындагы төзәтмәләр кертелгән карарлар положениеләренең күбесе 31 гыйнвардан гамәлгә керә башлады.
Үз көченә кертелгән яңалыклардан түбәндәгеләрне аерып күрсәтергә кирәк:
Исегезгә төшерәбез, 1 гыйнвардан 2013 елның 5 апрелендәге «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны канәгатьләндерүгә товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 44-ФЗ Федераль законның заказчының план-графикта каралмаган закупкалар ясый алмавы турында положениеләре үз көченә кертелде. Бу таләп үтәлмәгән очракта вазифаи зат заказчыга 30 мең сум штраф салырга мөмкин.
Билгеләп үтик, Татарстан Республикасында закупкалар өлкәсендә конкуренция дәрәҗәсен үстерүгә юнәлтелгән чаралар конкуренция үстерү Стандартын гамәлгә ашыру кысасында 2016-2018 елларда конкуренция үсешенә ярдәм итү буенча кабул ителгән юл картасына кертелгән.
Конкуренцияне үстерү Стандарты регионда товарлар һәм хезмәтләр базарында конкуренция үсешенә шартлар тудыруга, региональ власть органнары эшенең үтәкүренмәлелеген булдыруга, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын яклау өчен стимул тудыруга һәм административ барьерларны юкка чыгаруга юнәлтелгән.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 6 маендагы 799-р күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасында конкуренцияне үстерүгә ярдәм итү буенча Татарстан Республикасы башкарма властенең вәкаләтле органы булып тора.
Татарстан Республикасында Стандартны гамәлгә ашыру турында мәгълүмат Министрлыкның «Конкуренцияне үстерү» бүлегендә урнаштырылган - http://mert.tatarstan.ru/rus/standart-razvitiya-konkurentsii-v-respublike.htm.