Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин Әтнә район Советы утырышында катнашты

2017 елның 17 феврале, җомга

17 февральдә Әтнә муниципаль район Советының 2016 елда муниципалитетның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләренә һәм  2017 елга бурычларына багышланган утырышы булды.  Совет эшендә икътисад министрлыгыннан  министр урынбасары Олег Пелевин катнашты.

Ул үзенең чыгышында Татарстан Республикасында тәэмин ителгән, шул исәптән федераль һәм региональ дәрәҗәләрдә эшмәкәрлекне яклау программалары алып барылган эшмәкәрлек индустриясе турында  җентекләп сөйләде.

Министр урынбасары җирле үзидарә органнарын районның эшмәкәрлек берлекләре белән бергә заявкалар бирү барышында  активрак катнашырга, сатып алу эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырырга, Биржа мәйданчыкларының һәм МСП Порталының яшәп килгән мөмкикләкләрен кулланырга, Россия Саклык Банкының «Бизнес класс» һәм «Google» компаниясенең мәгариф проектында  катнашу кысасында  һөнәри осталыкны арттырырга, яшьләр инновацион үзәге төзү юлы белән инновацион эшмәкәрлек инфраструктурасын үстерергә, соңгы нәтиҗәсендә районның конкуренциясе үсешенә китергән экспорт эшчәнлегендә катнашуны киңәйтергә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International