Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы командасы ТОСЭР резидентлары белән иптәшләрчә хоккей матчы уздырды

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

Яр Чаллыда 3нче чакырылыш Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге шәһәр Советының 15нче сессиясе алдыннан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән  "Яр Чаллы" ТОСЭР резидентлары арасында хоккей буенча иптәшләрчә матч булды. Хоккей матчында Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здунов,   «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлекне яклау һәм үстерү программасын гамәлгә ашыру үзәге» ГКУ җитәкчесе  Дилүс Шәвәлиев, Татарстан Республикасы Гарантия фонды җитәкчесе  Сергей Болотаев, ТОСЭР резидентлары һәм  Яр Чаллы Башкарма комитеты вәкилләре катнашты.

Иптәшләр матчларын уздыру практикасы  һәм тулаем алганда  сәламәт яшәү рәвеше министрлык һәм ведомстводагы оешмалар коллекитвлары өчен әйбәт  традициягә әйләнеп бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International