Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов Әлки муниципаль районы Советы утырышында доклад белән чыгыш ясады

2017 елның 25 феврале, шимбә

25 февральдә  Татарстан Респрубликасы Әлки муниципаль районы вәкаләтле органнарының 2016 ел  социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлары буенча утырышы булды.  Совет утырышында Татарстан Республикасы Икътисади министрлыктан доклад белән икътисад министры урынбасары   Булат Хаҗиәхмәтов чыгыш ясады.

Үзенең чыгышында ул  Министрлыкның эшмәкәрлекнең инфраструктурасын үстерү буенча уздырган федераль һәм региональ  яклау кораллары, уку программалары, яшьләр инновацион иҗаты үзәкләре, Биржа мәйданчыгы һәм МСП Порталы турында сөйләде.

Чыгышта муниципаль властьнең район эшмәкәрлек берлекләре белән бергә булган мөмкинлекләрне һәм югарыда күрсәтелгән коралларны халыкның тормыш дәрәҗәсен һәм районның социаль-икътисади үсешен арттыру максатыннан актив кулланырга кирәклеге билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International