Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең 2017 елның гыйнвар ае өчен социаль-икътисади үсеше рейтингы әзерләнде

2017 елның 3 марты, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының 2017 елның гыйнвар ае өчен социаль-икътисади үсешенең айлык рейтингы әзерләнде.

2017 елның гыйнварында гомуми рейтингта лидерлык  позициясен Казан шәһәре (1нче урын), Әлмәт (2нче урын) һәм Түбән Кама (3нче урын) муниципаль районнары алды.

 2017 елның гыйнварында рейтинг урыннарында зур үзгәрешләргә Аксубай (+12 позиция) һәм  Кукмара (+4 позиция) муниципаль районнары иреште. Әлеге үзгәрешләр кайбер күрсәткечләрне яхшырту нәтиҗәсендә ирешелде: теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсен киметү, шәхси җитештерү товарларын төяп җибәрү үсеше темпларының артуы белән.

Рейтингта Мамадыш (–6 позиция),  Арча  (–5 позиция) муниципаль районнарының һәм  Яр Чаллы шәһәр округының  (–4 позиция) урыннары аска төште. Әлеге начарлану теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсенең артуы, үз җитештергән товарны төятеп җибәрүнең кимүе белән аңлатыла.

 Бер җан башы исәбеннән республика буенча төяп җибәрелгән продукция уртача 43,19 мең сум тәшкил итте, республиканың муниципаль берәмлекләре арасында бу күрсәткеч буенча Әлмәт (288,04 мең сум), Түбән Кама (148,97 мең сум) һәм Яңа Чишмә (94,89 мең сум) муниципаль районнарында аеруча югары югары нәтиҗәләргә ирешелде.

 2017 елның 1 феврале торышы буенча республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,72% тәшкил итте. 20 муниципаль берәмлектә әлеге күрсәткеч уртача республиканыкыннан түбәнрәк.

Рейтинг белән җентекләбрәк «Социаль-икътисади үсеш фаразлаулары» бүлегенең  «Территориаль үсеш» бүлекчәсендә танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International