Татарстан Республикасы эшмәкәрләре «223-ФЗ Федераль законы буенча МСП субъектларының юридик затларның аерым төрләре закупкаларында катнашуы » семинарына чакырыла

2017 елның 7 марты, сишәмбе

МСП субъектларына «Корпорация «МСП» АҖ зур заказчысы закупкаларында катнашу үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирүне арттыру максатыннан чыгып,  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән берлектә   2011 елның 18 июлендәге «Юридик затларның аерым төрләренең товарлар, эшләр, хезмәтләр  закупкалары турында» федераль законның 223-ФЗга ярашлы рәвештә «Роснефть» НК ПАО үрнәгендә закупкаларда катнашу мәсьәләсенә кагылышлы  семинар уздырыла.

Чараның модераторы булып  «Корпорация «МСП» АҖнең Генераль директоры киңәшчесе  Олег Тулин чыгыш ясый, шулай ук семинарда катнашучылар каршында  Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здунов та чыгыш ясаячак.

Семинар кысасында Россиянең зур заказчылары закупкаларында катнашу темасына «Корпорация «МСП» АҖ, «МСП Банк» АҖ,  «НК «Роснефть» АҖ вәкилләренең, «Кече бизнесны адвокатлаштыру» темасына « Татарстан Республикасы дәүләт заказы, инвестиция эшчәнлеге һәм регионара элемтә буенча агентлыгы» ДУП генераль директоры  Яков Геллер чыгышлары планлаштырыла.

Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы һәм зур заказчыларны тәэмин итүче, шулай ук   «Юридик затларның аерым төрләренең товарлар, эшләр һәм  хезмәтләр закупкалары турында»   223-ФЗ кысасында зур закупкаларда катнашу белән кысзыксынган  МСП субъектларын әлеге семинарда катнашырга чакырабыз.

Семинар  2017 елның 15 мартында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында түбәндәге адрес буенча була: Казан шәһ., Мәскәү ур, 55,  актлар залы (4нче кат).

Катнашу турында заявкаларны (ФИО, вазифасы, оешма исеме, аралашу телефоны номеры), 2017 елның 14 мартына кадәр электрон почта адресына җибәрергә кирәк: V.Ivanyk@tatar.ru .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International