Мәскәүдә Халыкара энергетика саммиты узачак

2017 елның 17 марты, җомга

2017 елның 30-31 мартында Мәскәүдә кеше, шәһәр һәм бизнес ихтыяҗларына юнәлтелгән энергетика белән идарә итүнең  яңа моделен төзүгә багышланган Халыкара энергетика саммиты — Smart Energy Summit узачак.

 Smart Energy Summit төп максаты булып шәхси генерациягә якын килүнең яңа ысулларын карау һәм тәкъдир итү, электр энергиясеннән рациональ файдалану, биналарга һәм корылмаларга хезмәт күрсәтүдә энерго- һәм хезмәт чыгымнарын киметү тора.

Саммитта  катнашучылар түбәндәге юнәлешләрнең төп аспектларын һәм проблемаларын караячак:

— шәхси һәм бүленгән генерация;
— когенерация и альтернатив котельныйлар;
— энерготуплаулар һәм виртуаль электростанцияләр;
— энергиянең торгызыла торган чыганаклары;
—биналар белән идарәнең акыллы энергетика системалары;
— SmartGrid интеллектуаль челтәрләре;
— Электр энергиясен куллануны идарә итү моделе һәм интеллектуаль исәп системалары;
— Энергетикада Интернет әйберләр;
— Mikrogrid;
— Су куллану һәм су  түгү системаларын камилләштерү.

Төп спикерлары булып тора: Карл-Филип Конеграхт,  Гент шәһәре мэры урынбасары, Бельгия, Массуд Әмин, Минессот Университетының Технологик Лидерлык Институты Директоры, шулай ук Россиянең зур предприятиеләре вәкилләре: «ГАЗПРОМ НЕФТЬ», «РОСНЕФТЬ», «ЛУКОЙЛ», «РЖД», «РОССЕТИ» һәм башка компанияләр.

Әлеге чара буенча теркәлүне узу һәм җентеклерәк мәгълүмат алу түбәндәге рәсми сайт аша алып барыла: http://smartenergysummit.ru/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International