Россия Федерациясенең 2035 елга кадәр социаль-икътисади үсеш Стратегиясен эшләү буенча җәмәгать консультацияләре уздырыла

2017 елның 24 марты, җомга

2014 елның 28 июнендәге «Россия Федерациясендә стратегик  планлаштыру турында» 172-ФЗ Федераль законны гамәлгә ашыру кысасында Россия Федерациясенең 2035 елга кадәр социаль-икътисади үсеш Стратегиясе проекты эшләнә.

«Идарә» дәүләт автоматлаштыру системасында Стратегия-2035не эшләү кысасында  (http://gasu.gov.ru/strategy-2035/) җәмәгать консультацияләре уздырыла.

Әлеге мәгълүмат мәйданы ил суверенитетын, лаеклы тормыш һәм һәр гражданинның ирекле үсешен тәэмин итә торган Россиянең  перспективасы турында күзаллауны эшләү буенча җәмәгать консультацияләре уздыру өчен каралган. Порталда информацион аралашу формасында гражданнар сораштыруларда катнаша һәм илнең озак вакытлы үсеше мәсьәләре буенча тәкъдимнәр кертә ала. Ул Стратегия-2035 проектын эшләгәндә ярдәм итәчәк.

Җәмәгать консультацияләре уздыруның якынча нәтиҗәләре 2017 елның 21-22  апрелендә узачак 14нче Красноярск икътисади форумы кысасында ясала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International