«Мин Бизнесмен 2017» конкурсына нәтиҗә ясалды

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

Эшмәкәрләр өчен ел саен уздырыла торган бишенче «Мин Бизнесмен 2017» конкурсы ахырына якынлашты. Быел биш призлы урын өчен  395 катнашучы көрәште. Аларның һәркайсы үз бизнесы турында кыска  видеоролик төшерде һәм яраткан эше турында сөйләде. Конкурс жюрие үз сайлавын ясады, интернет-тавыш бирү тәмамланды,һәм бүген без җиңүчеләрнең исемнәрен атыйбыз.

Төп җиңүче һәм 500 000 сум иясе булып ярымфабрикатлар җитештерү һәм сату белән шөгыльләнүче Татарстан Республикасы Лаеш шәһәреннән Гөлназ Уразова калды.    

Үзенең ролигы өчен иң күп тавышны Санкт-Петербургтан  «Чинаски» галстук-бабочкалар кибет-остаханәсе җыйды. Катнашучыга 200 000 сум бирелә.

«Креатив» номинациясендә күчмәс милек өлкәсендә эшләүче Чиләбе өлкәсе Озерск шәһәреннән «Континент 27» компаниясе җиңде. Катнашучыга приз — 100 000 сум.

«Социаль бизнес» номинациясендә катлаулы хәлгә эләккән кешеләргә эш табарга ярдәм итүче Кемероводан «Наследие» компаниясе җиңде. Приз — 100 000 сум.

«Бизнес-идея» номинациясендә Новочеркасскидан Элита Чернова җиңде — ул автор методикасы буенча балалар укыта. Катнашучы 100 000 сум ала.

Болардан тыш, конкурс спонсорлары һәм партнерлары үз җиңүчеләрен сайлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International