Федерация Советында моношәһәрләр үсеше актуаль бурычлары турында парламент тыңлаулары булды

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

Россия  Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советында 24 мартта   «Моношәһәрләр үсеше актуаль бурычлары» темасына парламент тыңлаулары булып узды.

Парламент тыңлаулары Россия  Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советының  федератив урнашу, региональ сәясәт, җирле үзидарә һәм Төньяк эшләре буенча Комитет Рәисе Дмитрий Азаров җитәкчелегендә узды. 

Татарстан Республикасыннан чарада Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева катнашты, парламент тыңлаулары темасына Яр Чаллы мэры Наил Мәгъдиев чыгыш ясады.

Тыңлаулар барышында аерым алганда монопрофильле муниципаль берәмлекләр икътисадын диверсификацияләү, аларның территориясендә инвестиция проектларын гамәлгә ашыру, алдан баручы социаль-икътисади үсеш территорияләрен төзү, кече һәм урта эшмәкәрлекне яклау программаларын эшләтеп җибәрү, шәһәр тирәлеге сыйфатын яхшыртуга бәйле моношәһәрләрнең актуаль бурычлары һәм проблемалары яктыртылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International