2017 елның 21еннән 22 апрельгә кадәр Красноярск шәһәрендә 14нче Красноярск икътисади форумы була.
Форумда Россия Федерациясе Хөкүмәте, Россия Федерациясе Федераль Җыены, федераль һәм региональ власть органнары, үсеш институтлары, дәүләт корпорацияләре, Россия һәм чит ил эшлекле вәкилләре катнаша.
Форумның беренче көненең төп темасы илнең 2018-2024 елларда тотрыклы үсеше булып тора. Стратегик эшләнмәләр Үзәге, Столыпин клубы һәм әйдәп баручы Россия һәм Халыкара эксперт оешмалары тәкъдимнәре күрсәтеләчәк. Болардан тыш, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017-2025 елларда Комплекслы планы каралачак.
Форумның икенче көне «Россия сәнәгать революциясе» темасына багышланачак. Форумда алдынгы технологияләрнең дөнья базарлары архитектурасын алмаштыруга тәэсирен, Россиянең Яңа сәнәгать революциясе технологик секторларында мөмкин булган лидерлыгын караячаклар.
Красноярск икътисади форумы турында җентекле мәгълүмат www.krasnoforum.ru сайтында бирелә.